Бүген, 4 декабрь көнне Инвалидлар Декадасы кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим муниципаль районындагы «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә «Мадагаскар» күңел ачу үзәгендә Түбән Табын коррекция мәктәбе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
«Йөрәктән йөрәккә!» исеме астындагы бәйрәм программасын «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре-аниматорлар әзерләде.
Барлык балалар да конкурсларда, викториналарда актив катнаштылар. Дәртле флэшмоблар барысы өчен дә күңелле бүләк булды. Ә сабын куыгы тамашасы соклану һәм чын, шатлыклы хис-тойгылар уятты! Чараның иганәчеләре татлы сюрпризлар әзерләгән иде: соктан фонтан һәм тәмле туңдырма! Чара ахырында балалар оештыручыларга шатлыклары һәм яхшы кәефләре өчен рәхмәт белдерделәр, чөнки мондый ял минутлары еш булмый, шуның аркасында мондый очрашулар аеруча кыйммәткә ия.