Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Вместе против СПИДа” исемле сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Алып баручылар СПИД авыруының килеп чыгышы, ВИЧ – инфекциясең ничек таралуы һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Бу авыру белән зарарлану юлларын һәм бу авыруны кисәтү, сәламәт яшәү рәвеше турында аңлаттылар. Соңыннан “О СПИДе” дигән видео-фильм карадылар, “5 шагов остановить ВИЧ” дигән буклетлар өләштеләр.