Торыш авыл клубында Яңа ел алды ыгы-зыгысы башланды. Авыл клубы хезмәткәрләре кардан сыннар ясадылар. Барысы да яхшы кәеф белән эшләделәр, көлделәр һәм шаярдылар. Аларның күңелле кәефләре менә шушы искиткеч фигураларга тапшырылды.