ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без тарихта эзлебез!" исемле әңгәмә үткәрде. Укучыларга татар халкының бай тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге һәм йолалары турында сөйләп аңлатылды. 

Метрәй авыл китапханәсе ,авыл мәдәният йорты белән берлектә, авылыбызның Мирзанур паркында "Иске Яңа елда бергә булыйк!" исемле бәйрәм кичәсе үткәрде.Бәйрәмдә төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнатылды, зур концерт куелды.Соңыннан чәй өстәле артында сыйлану, учакта пешкән бәйрәм коймагы һәм пылавыннан авыз итү оештырылды,Яшьлек учагы кабызылды.

"Миләшкәй" балалар бакчасы балалары саф hавада кошлар ашаталар, замок төзиләр, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныгалар.

Музыкальный руководитель детского сада «Ляйсан» Заянова Л.Р. продолжила знакомить детей средней группы с музыкальными инструментами. Ребятишки с интересом слушали и старались угадать по звучанию и описанию каждый инструмент.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Сикия авыл клубы мөдире балалар белән чаңгы шуу буенча ярыш оештырды.

 

Метрәй авыл китапханәчесе "Һәр йортка - китап нуры!" акциясе кысаларында хезмәт ветераны Шәмсетдинова Мияссәрә апаның өендә булып, аны яңа газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырып кайтты.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

12 гыйнвар көнне Сикия авылы клубында балалар һәм яшүсмерләр катнашында теннис уеннары булып узды.

13 гыйнвар көнне Сикия авылы клубында Искечә Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Күңелле конкурслар белән кызыклы программа тәкъдим ителде.
 

13 гыйнвар көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International