Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, авылыбызның Мирзанур паркында "Иске Яңа елда бергә булыйк!" исемле бәйрәм кичәсе үткәрде. Бәйрәмдә төрле кызыклы, хәрәкәтле уеннар уйнатылды, зур концерт куелды. Соңыннан чәй өстәле артында сыйлану, учакта пешкән бәйрәм коймагы һәм пылавыннан авыз итү оештырылды, Яшьлек учагы кабызылды.