Кызганыч, соңгы вакытта каты авырудан җәфа чигүче сабыйлар саны арта бара. Мөслимлеләр арасында да бала тормышына турыдан туры йогынты ясаучы каты авыру белән көрәшүчеләр бар. Бу көннәрдә күпләрнең телендә шундый Аптеевлар гаиләсе. Әле күптән түгел генә дөньяга тәүге авазын салган нәни Регинага ярдәм итү йөзеннән Мөслимдә хәйрия концерты уздыру игълан ителде. Ул 23 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узачак. Әлеге изге эшкә Мөслим сәнгать мәктәбе дә кушылачак. Барлык мөслимлеләрне, кеше бәласына битараф булмаган районыбыз кунакларын хәйрия концертында катнашып, үз өлешен кертергә чакырабыз.