Мәдәни-массакүләм чара
Югары Табын авылы китапханәсендә, балалар язучысы Аркадий Петрович Гайдар иҗатына багышлап, “Истинный знаток ребячьей души” дигән телдән журнал үткәрелде. Китапханәче балаларга язучының тормыш юлы турында сөйләде; китаплары белән таныштырды. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Кыска гына гомере эчендә, ике сугышта катнашып, бик күп батырлыклар күрсәткән, балалар өчен шактый әсәрләр иҗат иткән Гайдар. Балалар үзләре укыган “Чук һәм Гек” әсәренең эчтәлеген сөйләделәр. Язучының “Тимур һәм командасы” китабын укучылар укырга алдылар.
Югары Табын авылы китапханәсендә " Мөслим - безнең йөрәкләрдә" дигән мәгълүмат сәгате үтте. Комсомолның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әлеге китапта элеккеге комсомолларның, хезмәт ветераннарының истәлекле язмалары урын алган. Монда тарихи мизгелләр, районыбызның күренекле шәхесләре турында белешмәләр, гомумән, бик күп һәм төрле материал тупланган. Зәвыклы һәм эчтәлекле китап тыңлаучыларда кызыксыну уятты, күпләре фотоларда үзләренең авылдашларын таныды. Китапны өйләренә дә укырга алучылар күп булды.
Яңа Усы авылына Качману бәйрәме уңаеннан Никита атакай чакырылды. Җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, дога укыды, чишмәләрне изгеләндерде. Шул уңайдан авыл китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә балаларны чишмәгә дәштеләр һәм “Крещение –праздник очищения” дип исемләнгән дини сәгать үткәрделәр.
Яңа Усы авылы китапханәчесе “Кулымда яңа китап” акциясе кысаларында яңа кайткан “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” исемле китабына күзәтү ясады, укырга тәкъдим итте.
Мәлләтамак авыл мәдәният йортында кино көне узды.
Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры " Тылсымлы төн" дип исемләнгән чара үткәрде.
Сикия авылы клубында яшьләр белән коррупциягә карата әнгамә үтте.
"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге."Минем гаиләм" темасын әңгәмә.Балалар үз гаиләләрендә кемнәр бар, шуларны әйтергә өйрәнделәр.Аларны ягымлы итеп әнием,әтием һ.б.дип санадылар.
18нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучылары Түбән Кама шәһәрендә узган регионара семинарда катнаштылар.