Югары Табын авылы китапханәсендә " Мөслим - безнең йөрәкләрдә" дигән мәгълүмат сәгате үтте. Комсомолның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әлеге китапта элеккеге комсомолларның, хезмәт ветераннарының истәлекле язмалары урын алган. Монда тарихи мизгелләр, районыбызның күренекле шәхесләре турында белешмәләр, гомумән, бик күп һәм төрле материал тупланган. Зәвыклы һәм эчтәлекле китап тыңлаучыларда кызыксыну уятты, күпләре фотоларда үзләренең авылдашларын таныды. Китапны өйләренә дә укырга алучылар күп булды.