ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары светофор белән танышуны дәвам итеп,төсләренең ни белдергәнен өйрәнделәр.

18нче гыйнвар көнне Казан шәһәрендә үткән " Олимпка юл" республикакүләм фән  олимпиадасында  Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Хуҗин Рафаэль ( укытучысы - Нуриева Лилия Линаровна) инглиз теленнән призлы урынга лаек булды.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе " Сәйлән" балалар бакчасы балалары һәм 2 нче сыйныф укучылары белән "Киштәбездә яна китаплар" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.

Мари Бүләр авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, "Регинага булыш" хәйрия акциясе кысаларында, Минзәлә районының Калтак авылы клубында М. Якушеваның "Рекетир"комедиясен сәхнәләштерделәр, җыелган акчаны кечкенә кызчыкның дәвалавына тапшырдылар.

Яңа Усы авылы китапханәсендә балалар язучысы Аркадий Петрович Гайдар иҗатына багышланган "Любимый друг детей" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. 

Рус Шуган авылы китапханәчесе Тимурчылар отряды белән берлектә өч пенсионер йорты янын һәм обелиск янындагы территорияне чистартты.

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында балалар арасында, кич яшьләр арасында өстәл теннисы ярышлары үтте.

Рус Шуган авылы китапханәчесе "Не стареют душой ветераны" клубының чираттагы утырышын үткәрде.

Елгабаш авыл китапханәчесе китап укучыларны  яңа  кайткан газета-журналлар  белән таныштырды. Кунаклар мәкаләләрне укып узара анализ ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International