Урәзмәт башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасы белән берлектә “Сәламәтлек көне” үтте
15 нче апрель көнне Г.Тукай мәктәбе базасында районкүләм “ Куркынычсыз көпчәк “ конкурсы узды.Әлеге ярышта Зиннатуллина Т.М. җитәкчелегендәге Тат.Бүләр урта мәктәбе командасы катнашып, бик уңышлы чыгыш ясады һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Экология айлыгы кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбендә төрле дәрестән тыш чаралар үтә.Башлангыч сыйныф укытучылары кошлар көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрделәр.Дәрестә укучылар кошлар турында төрле кызыклы мәгълүмат белделәр,кроссворд чиштеләр,гимнастик күнегүләр ясадылар. Шулай ук технология укытучысы Мирзаянов М.Х. белән берлектә укучылар сыерчыклар өчен ясалган ояларны элделәр.
"Сәламәтлек бишьеллыгы" муниципаль проекты уңаеннан,Тат.Бүләр урта мәктәбе коллективы "Чиста Мөслим" акциясенә бик теләп кушылды. Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары мәктәп янындагы карны тараттылар. Тирә- юнебезне чистартуда өлешебезне кертү, капка төплэребезне чүптән арындырып, тәртипләп кую - hәммәбезнең бурычы!
Космонавтика көне уңаеннан Тат.Бүләр урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүчеләр белән "Космик киңлек" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар Кояш системасы белән таныштылар, беренче космонавтлар турында белделәр, ракетаны космоска җибәрү видеосын карадылар
Тат.Бүләр урта мәктәбендә 7нче апрель көнне башлангыч сыйныфларда “Яхшы күрше- ярты дуслык “ дигән темага укучылар үзидарәсе әйдәманы Карамова А. укучыларга әңгәмә уздырды
Сәламәтлек бишьеллыгы акциясе кысаларында һәм балаларның кайнар ризык белән тәэмин ителешен контрольдә тоту максатыннан Тат.Бүләр урта мәктәбе ашханәсенә әти-әниләр комитеты рейд белән килделәр.
Тат.Бүләр урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Закиров А.,Мотавалов К. район тарафыннан үткәрелгән сыерчык оялары конкурсында катнашып 3нче урынны яуладылар
7апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Тат.Бүләр урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Зиннатуллина Т.М. башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек үз кулыңда” темасына хәрәкәтле уеннар үткәрде
"Сәламәтлек көне", "Мөстәкыйль балалар" Республика наркотикларга каршы проекты, "Сәламәтлек бишьеллыгы" муниципаль программасы кысаларында, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешенә, үз-үзеңне тормышка ашыруның мөһимлеге һәм актив гражданлык позициясе күрсәтү максатыннан,Тат.Бүләр урта мәктәбендә спорт элементлары белән "Мин бик шәп яшим!" дигән флешмоб үткәрелде