Экология айлыгы кысаларында Тат.Бүләр урта мәктәбендә төрле дәрестән тыш чаралар үтә.Башлангыч сыйныф укытучылары кошлар көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрделәр.Дәрестә укучылар кошлар турында төрле кызыклы мәгълүмат белделәр,кроссворд чиштеләр,гимнастик күнегүләр ясадылар. Шулай ук технология укытучысы Мирзаянов М.Х. белән берлектә укучылар сыерчыклар өчен ясалган ояларны элделәр.