22-23 май көннәрендә Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда ир-егетләр арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда Апас, Аксубай, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы, Әлки, Спасс, Кайбыч, Чирмешән, Теләче, Яңа Чишмә һәм Мөслим районы муниципаль хезмәткәрләр командалары катнашты.
Ярышларның тантаналы ачылышында Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашучыларны сәламләде. Кунакларга Мөслим районының милли бренды булган тәмле күчтәнәчләр тапшырылды, бу исә районның кунакчыллыгын һәм традицияләрен күрсәтә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урынны Аксубай командасы яулады;
2 урында Мөслим командасы;
3 урынны Чүпрәле командасы алды.