"Футзал буенча ТР федерациясе кубогы" на узган ярышларда Мөслимнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2014-2015 нче елгы егетләр уңышлы чыгыш ясады. Рәшит Абдуллин турнирның иң яхшы бомбардиры дип танылды, ул 13 гол кертте. Командага алга таба да җиңүләр телибез! Команданың тренеры – Илфат Хафизов.
Спортчыларыбызның уңышлары "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты ярдәме аркасында мөмкин.