11 апрель, Ташлияр авылында, батырларыбыз — Ильмир Мунасипов һәм Айдар Зиннуров истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды. Ярышларда Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Азнакай районнарыннан һәм Әлмәт шәһәреннән иң көчле көрәшчеләр катнашты. Бәйгедә һәр район үзенең иң көчле батырларын тәкъдим итте. Көрәшчеләрнең җиңүгә омтылышы, осталыклары һәм ихтыяр көче тамашачыларда зур соклану уятты. Ярыш нәтиҗәләре: 2014 елгы яшүсмерләр арасында: 22 кг 1 урын — Исламов Нурислам (Мөслим) 2 урын — Кузьмин Никита (Минзәлә) 3 урын — Мадьяров Данис (Мөслим) 25 кг 1 урын — Маликов Гумар (Актаныш) 2 урын — Петров Айдан (Мөслим) 3 урын — Гилязов Радель (Әлмәт) 30 кг 1 урын — Сәетгалиев Айдан (Мөслим) 2 урын — Гафуров Камиль (Мөслим) 3 урын — Шаяхметов Румиль (Мөслим) 40 кг 1 урын — Рузибаев Умар (Актаныш) 2 урын — Новиков Илья (Минзәлә) 3 урын — Гатауллин Аяз (Әлмәт) 46 кг 1 урын — Белалов Сулейман (Әлмәт) 2 урын — Гайфиев Айназ (Актаныш) 3 урын — Садретдинов Азамат (Мөслим) 50 кг 1 урын — Халиуллин Рузаль (Мөслим) 2 урын — Костюков Артем (Минзәлә) 60 кг 1 урын — Гиниятов Дамир (Әлмәт) 2 урын — Кашапов Ислам (Әлмәт) 3 урын — Габдрахманов Юсуф (Әлмәт) 2012–2013 елгы яшүсмерләр арасында: 30 кг 1 урын — Малихов Муса (Актаныш) 2 урын — Валеев Әмир (Мөслим) 3 урын — Зарипов Тигран (Азнакай) 55 кг 1 урын — Салахов Әмир (Әлмәт) 2 урын — Гилязов Реналь (Әлмәт) 3 урын — Шаяхметов Самат (Мөслим) 65 кг 1 урын — Сәетгалиев Искәндәр (Мөслим) 2 урын — Факаев Радмир (Минзәлә) 3 урын — Гараев Алмаз (Әлмәт) 2010–2011 елгы яшүсмерләр арасында: 60 кг 1 урын — Закиров Арсен (Актаныш) 2 урын — Шаймарданов Тимур (Мөслим) 3 урын — Насиров Нияз (Актаныш) 100 кг 1 урын — Фазуллин Данияр (Актаныш) 2 урын — Карамов Камиль (Мөслим) 3 урын — Валиуллин Ренат (Актаныш) Команда нәтиҗәләре: 1 урын — Мөслим 2 урын — Актаныш 3 урын — Әлмәт 4 урын — Минзәлә 5 урын — Азнакай Ильмир һәм Айдарның якты истәлеге бүгенге батырларның чыгышында яңарды. Аларның рухы көрәш мәйданында тагын бер кат чагылды. Ярыш ахырында 12 үлчәү авырлыгында җиңүчеләр арасында җирәбә буенча төп бүләк — велосипед уйнатылды. Аның иясе Мөслимнән Искәндәр Сәетгалиев булды. Тренерлар: Садретдинов Ленар , Фаттахов Расил , Шайхутдинов Дамир.