11 апрельдә 24 спортчыдан торган 2019-2016 елгы "Тамчы" йөзү бассейны йөзүчеләре җыелма командасы Космонавтика көненә багышланган Әлмәт шәһәренең ачык беренчелегендә катнашты. Хуҗиәхмәтов Радель 2017 елда туган малайлар арасында ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә алтын медаль яулады, шулай ук Радель ирекле стиль белән 100 метрлы дистанциядә бронза медаль яулады. Габидуллин Данис 2019 елда туган малайлар арасында ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә көмеш призер булды. Мирхәйдаров Хәйдәр 2016 елда туган малайлар арасында 50 метрлы брасс дистанциясендә бронза медаль иясе булды Тренерлар составы ата-аналарга сәфәрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.