11 апрельдә Мөслим районының 2018-2009 елгы 30 спортчыдан торган җыелма командасы Космонавтика көненә багышланган ярышларда катнашты

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

11 апрельдә Мөслим районының 2018-2009 елгы 30 спортчыдан торган җыелма командасы Космонавтика көненә багышланган ярышларда катнашты. Ярышларда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан 400 дән артык спортчы катнашты. Ярышлар барышында түбәндәге урыннар яуланды: Шәйхразиева Әмирә - 200м комплекс - Алтын Шәйхразиева Әмирә - 50м брасс - алтын Мирхәйдаров Хәйдәр - 50м брасс - бронза Ситдыйков Ислам - 50м баттерфляй - бронза. Садретдинова Лиана - 2 спорт, Петрова Иделия, Афзалова Иркә, Хафизова Язилә һәм Гыйльметдинова Әмирә - 2 яшүсмерләр арасында. Шәрипова Камилә һәм Мирзаянова Азиза - 3 яшүсмерләр. Ата-аналарга ярышларга барганда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез

Спортчыларыбызның уңышлары "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты ярдәме аркасында мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International