Мөслимнән Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җибәрелде.
Районыбыз “Помощь рядом-Ярдәм янәшә” республика хәрәкәтенә кушылып, мобилизациялән ир-егетләргә, Лисичанск халкына гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.
Райондашларыбыз ярдәме белән өч мәртәбә Казан шәһәренә ярдәм җибәрелде.
Яңа ел алдыннан азат ителгән Лисичанск шәһәре халкы өчен гуманитар ярдәм җыю карары кабул ителде. Районыбыз халкы, эшмәкәрләре бердәм ярдәм акцияснә кушылды. Җыелган акчаларга азык-төлек сатып алынды. Мөслим техникумы студентлары һәм Авзалов Н.Г. КФХ 12 мич җитештерделәр. Ә якташыбыз Рузил Фәррахов үз йөк машинасында гуманитар ярдәмне адрес буенча илтеп кайтуны, аның чыгымнарын үз өстенә алды. Шул уңайдан Мөслим үзәгендә митинг оештырылды. Район башлыгы Альберт Хуҗин ярдәм җыюда катнашканнарга рәхмәтен җиткерде. Районыбыз халкының бердәм, ярдәмчел булуы белән горурлануын билгеләп үтте.
Без көчле-бердәм булганда! Бу изге эшкә үз өлешен кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез!