25 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә кул көрәше буенча республика турниры булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Удмуртиядән 300гә якын катнашучы һәм 20 команда катнашты. "Яшьлек" спорт мәктәбенең 2008-2014 елгы яшь кул көрәшчеләреннән торган командасы. уңышлар белән чыгыш ясады.Турнир нәтиҗәләре буенча Сираева Ралина алтын медаль яулады. Көмеш Бариев Исламда. Мансурова Әминә, Сираев Рөстәм һәм Хәлилова Аделя бронза медальләргә лаек булдылар. Иң яшь катнашучыларыбыз Хафизова Динә, Тазова Амелия, Миргалимова Зәйнәп, Фәттахов Рөстәм, Кашапов Тимур һәм Кәримов Азамат матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Азат Шәймөхәммәтов һәм Мансур Нәбиуллин 4 нче урынны алдылар. Команданың тренеры-Бариев Ларис.