Тәрбия эшенең календарь планы һәм хокукый белемнәр айлыгы планы нигезендә, хәрби хезмәтнең гомумдәүләт әһәмиятен һәм абруен күтәрү, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, Иске Карамалы авыл җирлегендә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган чара үткәрелде. Чарада 9-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Үзидарә башлыгы Кәримов И.Н., секретарь Ялалова Д. укучыларга Кораллы Көчләр тарихы, Россиядә күп гасырлар элек барлыкка килгән хәрби вазифалар турында сөйләделәр. Хәрби һөнәрнең абруе һәм хәзерге армия тормышы турындагы мәсьәләләр каралды