ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Баек "Чулпан" балалар бакчасында "Хуш киләсез кошкайлар" дип исемләнгән тәрбия чарасы узды.Чарада рәсем һәм сыерчык ояларына игълан ителгән конкурсларга нәтиҗә ясалды.

Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Эр ужара» ижади мода театр коллективы «Без бергә” Республика балалар фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.

Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә март ае дәвамында рухи-әхлакый тәрбия айлыгы узды. Әлеге айлыкның бер чарасында мәктәп укучылары үзләренең яраткан китаплары һәм әдәби геройлары буенча иҗади эшләр әзерләделәр.

3 нче сыйныф укучысы Насыйрова Гөлназ Рәсәйкүләм яшь кинематографистлар конкурсында районкүләмендә II урынга лаек булды. Гөлназның укытучысы Динмухаметова Гөлназ.

5 апрель көнне "Яшь бөреләр" фестиваленең зона туры узды. Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар группасы әлеге фестивальдә актив катнашты. 

Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме төрле конкурсларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулыйлар. 

Шуганка «Каенкай» балалар бакчасында «Язгы спаартакиада»  уеннары үтте.Уеннарда балалар бакчасы коллективы һәм башлангыч мәктәп коллективы катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International