ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

"Кубок Сильнейших" буенча волейбол турниры узачак  

   Үзәк китапханә һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларына коррупциягә каршы презентация тәгъдим итте. Шулай ук китап атналыгы кысаларында укучыларга кызыклы викторина үткәрелде һәм яңа китапларга күзәтү ясалды.

Югары Табын авылы китапханәчесе балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулуга багышланган “Җуелмас мирас” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. 

З.Басырова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим лицееның “Лицейдагы уңышлардан-тормыштагы уңышка” темасына Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х. Муллин катнашында ата-аналар университеты узды.  Җыелышта “Мөслим лицееның 2017нче елгы үсеш динамикасы” темасына лицей директоры Л.Я. Хәбибуллинаның  отчёт доклады тыңланды. “Мөслим лицеенда тәрбия процессының торышы” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Латыйпова А.Г. чыгыш ясады. Р.Х. Муллин эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, сорауларга  җавап бирде. Шагыйрь, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов Мөслимнең үткәне һәм хәзергесе турында сөйләде, лицей белән тыгыз элемтәдә торуын әйтте.Әти-әниләр һәм килгән кунаклар мәдәният йорты фойесында оештырылган кул эшләре һәм проектлар күргәзмәсе  белән таныштылар, Россия укучылар хәрәкәте һәм “SMS- балалар” проекты активистлары уздырган “Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар” акциясенә кушылдылар. Укучылар һәм әти-әниләр катнашындагы “Талантлар илендә” концерт программасы һәркем күңеленә хуш килде.

16 нчы март көнне музей хезмәткәрләре...

2018 елның 18 марты — илнең төп 
сайлау көне!

"Аргамак" ат-спорт мәктәбе

Саф һавада йөрү - бу бик шәп!

Ветеринария берләшмәләрендә капиталь ремонт

Ветеринария берләшмәләрендә капиталь ремонт


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International