16 нчы март көнне музей хезмәткәрләре тарафыннан, Лицей мәктәбе 1нче сыйныф укучылары өчен “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар кызыксынып, гаиләнең төп кыйммәтләрен бергәләп ачыкладылар, шәҗәрә төзү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, язучы Ф.Абдуллин һәм шагыйрь Зөлфәтнең уртак бабасы Вәлит бабай тормышы тарихын тыңладылар.