Мөслим лицееның “Лицейдагы уңышлардан-тормыштагы уңышка” темасына ата-аналар университеты узды

2018 елның 16 марты, җомга

З.Басырова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим лицееның “Лицейдагы уңышлардан-тормыштагы уңышка” темасына Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х. Муллин катнашында ата-аналар университеты узды.  Җыелышта “Мөслим лицееның 2017нче елгы үсеш динамикасы” темасына лицей директоры Л.Я. Хәбибуллинаның  отчёт доклады тыңланды. “Мөслим лицеенда тәрбия процессының торышы” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Латыйпова А.Г. чыгыш ясады. Р.Х. Муллин эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, сорауларга  җавап бирде. Шагыйрь, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов Мөслимнең үткәне һәм хәзергесе турында сөйләде, лицей белән тыгыз элемтәдә торуын әйтте.Әти-әниләр һәм килгән кунаклар мәдәният йорты фойесында оештырылган кул эшләре һәм проектлар күргәзмәсе  белән таныштылар, Россия укучылар хәрәкәте һәм “SMS- балалар” проекты активистлары уздырган “Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар” акциясенә кушылдылар. Укучылар һәм әти-әниләр катнашындагы “Талантлар илендә” концерт программасы һәркем күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International