ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Эшлекле дүшәмбе

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, "Сәйлән" балалар бакчасы балалары белән "Мин шигырьләр яратам" дип аталган тематик кичә уздырды.

“Нурлагаян” паркы янындагы ипподромда “көзге стартлар” исемле ат ярышлары үтте...

Район мәдәният йортында "Тормышка өмет белән" исемле хәйрия концерты булып узды.

"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген кышкы бакчабызга кереп бүлмә гөлләре белән якыннанрак таныштылар. Рәсем сәнгате эшчәнлегендә алар үзләренең күңелләренә хуш килә торган гөлләрен ясадылар.

 

 

Тугаш авылы китапханәчесе, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, "Олуг хөрмәт белән данлау кирәк, тугры хезмәт иткән каләмне..." исеме астында китап күргәзмәсе ясады. 

12 октябрь көнне Мослим районы спорт мэктэбененң  волейбол буенча   жыелма  командасы  Алексеевскийда утэ торган Татарстан Республикасы беренчелегендэ ике уенда жину яулады...

Шуганка авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, Экология елы уңаеннан "Табигатьнең сихри төсләре" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрделәр. Яңа кайткан китаплар белән таныштырылды. 

Иске Вәрәш авылы  китапханәчесе, башлангыч сыйныф укучылары белән, "Әхлак нигезе-матур гадәт" исемле тәрбия сәгате уздырды.  Балаларга әдәп-әхлак күнекмәләре  бирү максатыннан нәшер ителгән "Тәмле сүз: әдәпле булу серләре" китабына таянып ,укучыларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү һәм этикет кагыйдәләре турында сөйләнде.

Югары Табын авыл китапханәчесе "Тылсым илендә" түгәрәгенең чираттагы утырышын үткәрде. Ул Экология һәм табигый киңлекләр елына багышланды. Балалар табигатьне саклау темасына презентация карадылар. Бергәләп табышмаклар чиштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International