Тугаш авылы китапханәчесе, Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, "Олуг хөрмәт белән данлау кирәк, тугры хезмәт иткән каләмне..." исеме астында китап күргәзмәсе ясады. Шигырь кичәсе барышында якташ шагыйрьләребез һәм аларның шигырьләре хәтердә яңартылды. Танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Соңыннан сүз балаларга бирелде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.