Иске Вәрәш авылы китапханәчесе, башлангыч сыйныф укучылары белән, "Әхлак нигезе-матур гадәт" исемле тәрбия сәгате уздырды. Балаларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан нәшер ителгән "Тәмле сүз: әдәпле булу серләре" китабына таянып ,укучыларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү һәм этикет кагыйдәләре турында сөйләнде.