ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

      Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Татар федераль милли-мәдәни автономиясе “Идел” яшьләр үзәге оештырган Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 яшь тулуга багышланган «Дулкыннар» республика бәйгесендә “Нәфис сүз” номинациясендә Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айрат Шамс махсус бүләк Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамсова).

 

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К.Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылда. 17 нче март көнне узган конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлары арасында  уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты. 

 

17 нче март көнне Казан федераль университеты Алабуга институтында Бөтенрәсәй “Каурый каләм” бәйгесе үтте. Поэзия өлкәсендә С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбеннән өч укучы катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Шәяхмәтова 2 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

 

17 март көнне Мөслим “Туган як” музеенда...

"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясе кысаларында Кр.Шуран авылы китапханәчесе хезмәт  ветераны Галимуллина Гөлдүдә апада кунакта булды, һәм аны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.
 

17 мартта районыбызның яшь укытучылары өчен Михайловка гомуми белем бирү мәктәбе базасында региональара ачык ишекләр исеме астында семинар утте. Семинарга күрше Сарман районыннан дя кунаклар чакырылган иде. Яшь укытучылар ачык дәресләр һәм мастер-класслар карап үтте. Семинар Михайловка мәктәбенең танылып өлгергән куян минифермасына экскурсия белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International