17 нче март көнне Казан федераль университеты Алабуга институтында Бөтенрәсәй “Каурый каләм” бәйгесе үтте. Поэзия өлкәсендә С.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбеннән өч укучы катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Миләүшә Шәяхмәтова 2 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.