17 март көнне Мөслим “Туган як” музеенда Баланлы авылында яшәүче рәссам, сынчы Илисәй Имамов белән очрашу узды. Очрашуга Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Башлангыч техник модельләштерү” берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар да барды. Алар Илисәй Имамовның тормыш юлы, сыннарның ничек ясалуы, эш кораллары, материаллар, эшләү тәртибе белән таныштылар. очрашу укучылар өчен файдалы узды, балалар үзләрен кызыксындырган соруларга җаваплар алдылар.