Тат.Бүләр авылы китапханәсендә "Татарстанның беренче президенты" дип исемләнгән телдән журнал уздырылды.
Югары Табын авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Минем буш вакытым" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Вәрәшбаш авылы китапханәчесе әңгәмә уздырды һәм "Татарстан Республикасының беренче Президентына 80 яшь" дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Иске Вәрәш авылы китапханәчесе "Илбашыбызга - 80 яшь" дип исемләнгән кичә үткәрде.
Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды...
Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды...
Бадминтон Үзәгендә Бөтенрәссәй “Канатлы Зилант” яшүсмерләр рейтинг турниры башланды....
Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне Тукай мәктәбенең 6б сыйныфы укучылары, класс җитәкчеләре Раушания Әхмәтҗанова , педагог-оештыручы Гөлшан Мәүлиева һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галеева Актаныш районы Әнәк авылына сәяхәт кылдылар. Анда республикабызның беренче президенты М.Ш.Шәймиевның музей-йортында булдылар. Татарстанның беренче резидентыбыз турында бик күп мәгълүмат тупладылар, уникаль экспонатлар белән таныштылар. Илебез тарихына тирән эз салган, аның бүгенгесе белән дә бергә атлап баручы, тарихи мирасыбызны торгызуда күләмле эш алып барган шәхес белән горурлык хисләре кичердек.