"Брейн-ринг"интеллектуаль уен ярышы нәтиҗәләре

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 19 гыйнвар 13.00 сәгатьтә, "Мизгел" яшьләр үзәгендә Мөслим  урта мәктәпләре арасында "Брейн - ринг" интеллектуаль уен ярыш узды. Быел уен ТР беренче президенты М. Ш. Шәймиевның 80 - еллыгына һәм якташыбыз, сынчы Илисәй Имамовның 85 еллыгына багышланды. Барлык 6  урта мәктәптә үз командасын тәкъдим итте. Уен нәтиҗәләре буенча  финалга  Михайловка, Тат.,Буләр һәм Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәпләре чыкты. Нәтиҗә буенча,Г. Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбе чемпион булды. II урынны Тат.,Буляр урта мәктәбе, III урынны Михайловка урта мәктәбе яулады. Командалар мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде. Иң яхшы уенчылар Мөслим районы Туган як музее директоры С. Я. Яббарова һәм Мөслим районы мөхтәсибәте вәкиле Ринас Хәзрәт бүләкләренә лаек бклдылар. Алар исәбендә гимназия укучысы Шайхиев Рамиль һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Ганиева Наилә. Якын араларда суперфинал үткәреләчәк. Абсолют чемпион исеме өчен Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе командалары ярышачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International