Вәрәшбаш авылы китапханәсендә "Татарстан Республикасының беренче Президентына 80 яшь" дигән китап күргәзмәсе ясап куелды. Китапханәче укучылар белән Минтимер Шәймиев турында әңгәмә оештырды, тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, соңыннан видеофильм күрсәтелде.