20 июль көнне бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте.

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Кичә, 20 июль көнне бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Шул уңайдан Мөслимебездә дә бәйрәм чаралары узды.  Бәйрәм  чарасы иртәнге 7 сәгатьтә  Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә гает вәгазе белән башланып китте. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Корбан гаете, Аллаһы Раббыбыз әмерләрен үтәп, аның биргәннәренә  шөкерана кылып яшәүнең фазыйләтләре турында вәгазь укыды. Бәйрәм уңаеннан  котлавын ирештерде.  Аннары район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләүләрен җиткерде. Бәйрәмгә килүчеләр бергәләп гает намазы укыды, гает хөтбәсе әйтелде.  

 Шулай ук “Кояшлы Ык” ял зонасында барлык мөслимлеләр өчен гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чаралары төрле спорт ярышлары, кызыклы уеннар, эстафеталар белән үрелеп барды. Мизгел яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә “Игелек уят” отряды волонтерлары, спорт мәктәбе һәм спорт чаралары дирекциясе белгечләре һәм башка теләктәшлек күрсәтүчеләр уеннарны берюлы 10 мәйданчыкта уйнаттылар. Балаларга бәйрәмчә җигүле атларда йөрү мөмкинлеге дә бар иде. Шул ук вакытта балалар догалар, мөнәҗәтләр һәм шигырләр укыдылар.

Бәйрәм азагында барлык кунаклар тәмле карабодай боткасыннан авыз итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International