«Яшьлек» спорт залында Татарстан Республикасы авыл районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына ярышлар узды

2026 елның 19 мае, сишәмбе

15-17 май көннәрендә «Яшьлек» спорт залында Татарстан Республикасы авыл районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча ярышлар узды. Турнирда «Закамье»зонасының төрле районнарыннан 7 команда катнашты.

Көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:: Хатын-кызлар командалары арасында: 1 урын-Җәлил бистәсе; 2 урын - Түбән Кама районы; 3 урын-Мөслим районы. Ирләр командалары арасында: 1 урын-Сарман районы; 2 урын-Аксубай районы; 3 урын-Актаныш районы; 4 урын-Мөслим районы. Мөслим районыннан иң яхшы уенчылар булып Касимова Миләүшә һәм Мирсалихов Шамил танылды. Барлык катнашучыларны да бик яхшы уеннары белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International