Иске Карамалы авыл җирлегенең административ бинасында 1,5 млн.сумга капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Шулай ук җирле бюджеттан Мөслим районы Башкарма комитеты бинасына 1,4 млн сумлык ремонт эшләре планнаштырылган. Узган елны авыл җирлекләре Башкарма комитетларының биналарын төзу һәм капиталь ремонт программасы кысаларында 1,7 млн.сумга Октябрь авыл җирлегенең административ бинасына капиталь ремонт эше башкарылып, ремонт барышында түбә ремонты һәм фасад эшлэнде, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылды, эчке эшләр башкарылды.