Район үзәк китапханәсендә укучылар өчен рус әдәбияты классигы Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте. Чара кысаларында укучылар жюри алдында үзләре иҗат иткән шигырьләр белән чыгыш ясадылар, фәнни эшләрен якладылар. Җиңүчеләр мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.