Узган атнада Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган Бөтенроссия рәсем диктантында катнашты. Беренче этапта укучыларыбыз Динә Баһауова, Инзилә Вәлиева, Азалия Хәйруллина катнаштылар, җитәкчеләре – Илшат Ибраһимов, Эльмира Галиева. Нәтиҗәләр 16 мартта билгеле булачак.