Билгеле булганча, быел соңгы Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тулуны билгеләп үтәбез. Әлеге датага багышлап Мөслим сәнгать мәктәбе урта гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында рәсем конкурсы игълан итте. Бүген инде иҗат эшләрен кабул итү төгәлләнеп, жюри әгъзалары нәтиҗәләрне чыгару белән мәшгуль. Шушы көннәрдә рәсем конкурсының җиңүчеләре билгеле булачак.