Бөтенрәссәй фәнни-гамәли конференция

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

"Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы белгечләре директоры М. А. Байрханов һәм администраторы Исанаев Р. Ю. Бөтенрәссәй фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясендә катнаштылар. Конференция 15-17 ноябрьдә Казан шәһәрендә узды. Конференциянең беренче көнендә катнашучылар 15 нче татар гимназиясендә,Казан шәһәренең этнография музеенда булдылар. Шуннан соң "Казан"милли-мәдәни үзәгендә конференция узды.

Байрханов М. А. "Мөслим районы яңа форматтагы территория" темасына доклад белән чыгыш ясады.Чыгышы тәмамланганнан соң милли-мәдәни автономияләрнең советы рәистәше, РТНК Советы Рәисе Уразаев Фәрит Язкар улы М. А. Байрхановның чыгышын югары бәяләде. Мөслим муниципаль районы РФ субъектлары өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International