Карантин булуга карамастан, Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче гүзәл хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды. 4 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясе волонтерлары белән берлектә «Тюльпанное настроение» акциясен үткәрделәр.
"Сәламәтлек бишьеллыгы" район программасы кысаларында 4 март көнне Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы Габделхакова Ф.А. истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Михайловка урта мәктәбе укучылары 4 урынны яуладылар.
Михайловка урта мәктәбе укучылары "Созвездие - Йолдызлык-2022"ачык республика телевизион эстрада фестиваленең район туры гала-концертында катнаштылар.
Михайловка урта мәктәбенең ата-аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" муниципаль конкурсында катнашты".
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
18 сәгатьтән. 4 март 10 сәгатькә кадәр. 6 март 2022 ел.
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә томан (Казанда да);
- күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык;
- иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре барлыкка килә.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 6 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил саклана, урыны белән 17-22 м/с, буран.
Салым хезмәте мәгълүматы
Икенче кечкенәләр төркемендә өстәл уеннары. Мондый уеннардан балалар шатлыклырак, ачык һәм эчкерсез булалар, ә баш миенең аңлы һәм ихтыярсыз эшчәнлеге активлаша.
Мәктәпкәчә әзерлек төркеме сенсор бүлмәсендә. Сенсор бүлмәсендә шөгыльләр эмоциональ хәлне яхшыртуга ярдәм итә; борчылу һәм агрессиялек кимү; йокыны нормальләштерү; баш мие эшчәнлеген активлаштыру.
Уртанчылар төркемендә 8 март бйрәме булып узды, балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар.