Карантин булуга карамастан, Мөслим картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче гүзәл хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды. 4 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим гимназиясе волонтерлары белән берлектә «Тюльпанное настроение» акциясен үткәрделәр. Интернат – йортта яшәүче әбиләр үз куллары белән ясаган лалә чәчәкләре һәм котлау открыткаларын алды. Акция кысаларында без алар өчен сюрприз ясарга тырыштык. Шулай ук, балалар үтеп киткән Ватанны саклаучылар көне белән бабайларны да котладылар һәм открыткалар тапшырдылар.