ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2015 ел
җомга
  Мәгариф һәм фән министрлыгы 13 нче апрельдан  20 нче майга кадәр “Иң яхшы билингваль  балалар  бакчасы“ исемле конкурс игълан  итте.
 

  2015 елның   27 март   көнне Мөслим гимназиясендә химия-биология укытучылары катнашында семинар үтте. Анда мөгаллимнәр алда торган БДИ, 9 һәм 11 класс укучыларының әзерлеге турында сөйләштеләр. Биология һәм химия фәннәре буенча 2015 елдагы үзгәрешләр белән таныштылар.

 
Елгабаш авылы китапханәчесе Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Сәрвәрова Кәдрия апа белән очрашу үткәрде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабына презентация үтте.

Әмәкәй авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  Әхсән Шәриповның "Утлы еллар аша" дип исемләнгән китабын  тәкъдим итү кичәсе узды.

Яңа Сәет авылы китапханәсендә "Нәүрүз" бәйрәменә багышлап балалар рәсемнәре һәм иң матур сыерчык оясы ясаучылар арасында конкурс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International