Мәгариф һәм фән министрлыгы 13 нче апрельдан 20 нче майга кадәр “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы“ исемле конкурс игълан итте. Бу конкурста районның барлык балалар бакчалары да катнаша. Методик ярдәм күрсәтү максаты белән мәгариф идарәсе методисты Шәрифуллина Р.Р. Мөслим авылы “Карлыгач” балалар бакчасында булып, тәрбиячеләрнең эшчәнлеге белән танышты, методик ярдәм күрсәтте.