Мөслим урта мәктәбенең 8-11 класс укучылары республикакүләм Татарстан тарихына багышланган олимпиадада катнаштылар. Бәйгене мәгариф һәм фән Министырлыгы белән бергә Казан федералҗ университеты оештырган. Җиңүчеләр 2 турга чакырылачак.
7 апрель көнне “Мөстәкыйль балалар» исемле наркотикларга каршы проектны тормышка ашыручы төркем әгъзалары, ягъни лицей укучылары «Әзер бул! Юк дип әйт!” дигән урам акциясенә чыктылар.