ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
28нче сентябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең зона семинары узды. Биредә Иске Карамалы, Тат.Бүләр авыл мәдәният йорты, Дусай, Яңа Карамалы, Октябрь авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре, район мәдәният йорты методисты Алия Фазлыевалар катнашты Түгәрәк өстәл артында мәдәният тормышындагы яңалыклар, мәдәния хезмәткәрләрен борчыган мәсьәләләр, алда торган бурычларны барлау, тәҗрибә уртаклашу буенча эшлекле әңгәмә узды, гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Семинар чәй өстәле артында тәмамланды.
27нче сентябрь- Тәрбиячеләр көнен Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы белән берлектә күңелле кичә итеп билгеләп үтте. Кичә тәрбия проблемалары, балалар белән оештырылачак мәдәни чараларның эчтәлеге турында эшлекле сөйләшү, коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау, күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Музейга бүләк
Тат.Бүләр авылы китапханәсе балалар белән "Сөмбелә" бәйрәме үткәрде.
Музейга бүләк
Краснояр авыл клубында балалар өчен«Көзнең алтын мизгеллэре» исемле кичә  үтте.

Симәк мәдәният йорты каршында “Тиз аяк" велосипед ярышы уздырылды.

Әмәкәй авылы мәдәният йөртында авыл китапханәсе белән  берлектә уңыш бәйрәме "Сөмбелә" утте. Бәйрәмдә катнашучылар тотып хәм ашап карап нинди яшелчә яки җимеш икәнен белделәр.Төрле ярышлар уткәрелде хәм концерт номерлары  курсәтелде.


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
26 нчы сентябрь Мөслимдә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International