ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

        Корбан бәйрәме уңаеннан Тойгелде коррекция мәктәбенә күп кенә мәрхәмәтле кешеләр корбан күчтәнәчләре китерделәр. Мәктәптә Корбан ашы зур мәҗелес итеп үткәрелде. Бәйрәмгә Мөслимнән, Әлмәт  шәһәреннән кунаклар килде.  Укучылар һәм мәктәп коллективы мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

 

29 нчы сентябрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында укыту эшләре буенча директор урынбасарлары җыелды.  Киңәшмәдә мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләү мәсьәләсе каралды. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән төп документлар белән таныштырылды һәм күп санлы сорауларга җаваплар алынды.

 
Гимназия укучылары музейда кунакта
Музейга бүләк
29 нчы сентябрь ...
Музейны экспонатлар белән тулыландыру

Крәш  - Шуран мәдәният  йортында  " Экстремизмга -юк диябез"  исемле  кичә узды.

Ниһаять Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде - Кадырова Лилиана Айрат кызы! Ихлас күңелдән Айрат һәм Ләйсәнне аларның беренче балалары белән котлыйбыз! Бәләкәчегез сәламәт, тәүфикълы, акыллы кыз булып үссен һәм Сезгә һәрвакыт шатлык-бәхетләр генә китереп торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International