ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе  әдәбият елы уңаеннан "Листая любимую книгу" дип исемләнгән республика конкурсында катнашкан өчен Республика яшьүсмерләр китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район үзәк китапханәсенең өч хезмәткәре ел дәвамында белемнәрен күтәрделәр. Алар Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында оештырылган яңадан укыту курсларында китапханә эше буенча яңалыклар белән таныштылар, яңа технологияләр нигезендә эшләү алымнарын өйрәнделәр, һөнәри осталыкларын күтәрделәр. Һәр хезмәткәр сайлаган темасы буенча аттестация эшен уңышлы яклады.

10 декабрь көнне Сикия авылы узешчән театр коллективы  Ф.Садриевның " Оҗмах ишек тобендә”исемле комедиясен сәхнәләштерде.


Үрәзмәт авылында мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган әниләр катнашында оештырылган кичә авыл халкы тарафыннан җылы кабул ителде.

Мәгариф идарәсе планы нигезендә 10 декабрь көнне Мөслим лицее  базасында “Химия һәм биология дәресләрендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары” темасы астында химия һәм биология укытучыларының регионара семинары узды. Семинарга ут күршеләребез Башкортстан Республикасы Илеш районыннан кунаклар да чакырылды.

 

10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 декабрь көнне фортепиано бүлеге укытучылары Деникаева Румия hәм Филүзә Шарипова инициативасы белән, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Ташлыяр авылындагы коррекция мәктәбе укучыларына концерт куйдылар.

“Брейн-ринг” уены төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында оештырыла.

9 декабрь конне Дусай мәдәният йорты хезмәткәрләре тумыштан инвалид калган Зуфар Хабибуллинның  өендә булдылар.

10 декабрь көнне Елгабаш авылы узешчән театр коллективы  Д.Салиховның"Пуля" исемле комедиясен сәхнәләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International