18нче декабрь көнне интеллектуаль уен уздырылачак..

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге 18нче декабрь көнне Мөслим районының төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Брейн-ринг” интеллектуаль уены оештыра. Сораулар Мөслим районы оешуга 85 ел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел, ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган. Һәр төп гомуми белем бирү мәктәпләре 4 укучыдан торган команда әзерли. Бүгенге көндә уенга сораулар туплана. Катнашучы командаларга уенда уңышлар телибез. Барлык сораулар буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефон 2-60-12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International