ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә якташ шагыйребез Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан “Бәхетле мин” исемле шигырь кичәсе үтте. Шагыйрнең китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәче Мөҗәһит абыйның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар шигырьләрен укыдылар, табышмакларына җаваплар бирделәр.

 

Коррекция мәктәбе укучылары музейда

Мөслим үзәк китапханәсендә  "Татарстан Республикасы  атказанган укытучысы", "Россиянең иң яхшы кешеләре" китабына кертелгән, Мөслим районаның Почетлы гражданины,татарстан язучыларының Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләренә  лаек булган балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗәновка 65 яшь тулу уңаеннан "70 төрле талант иясе"  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Хореограф, Дәүләт Исмагил улы Умеров, бездә кунакта

А.А. Борханов музейда кунакта

Мәлләтамак  авыл җирлеге тамашачыларына район мәдәният йорты Агитбригадасы концерт программысы белән чыгыш ясады.

Әмәкәй  мәдәният  йорты  директоры  китапханә белән берлектә  укучылар  арасында  "Кемнең  иң  матур  кар  бөртеге?"  исемле  конкурс   уткәрделәр. Иң актив баларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тугаш  авылы тамашачыларына район мәдәният йорты Агитбригадасы концерт программысы белән чыгыш ясады.

14  нче декабрь көнне район мәдәният йортында оешма предприятиелэрнен узешчән сәнгатьтә катнашучылары смотр – конкурсында  Район советы  һәм  Район  Башкарма комитеты узешчәннәре  чыгыш  ясады  .

13 декабрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортының М.Гәрәева җитәкләгән "Замандаш" театр коллективы Баек авылы тамашачысы алдында Аманулланың "Әлепле әртистләре" комедиясе белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International