11 декабрь көнне “Мөслим туган як” музеена ,Ш. Марҗани исемендәге тарих институты галиме, А. А. Борханов, археологик казу эшләре вакытында табылган экспонатларны фәнни яктан өйрәнеп, кире кайтарды. Көнчыгыш Татарстанның борынгы тарихын өйрәнүдә активлык күрсәткән өчен бер төркем укытучыларга, музей хезмәткәрләренә дәрәҗәле уку йортының бүләкләрен тапшырды.